Әлмәт таңнары

Татарстан машинасы күрше республикада баткан, өч корбан

Кичә иртән Волжскида (Марий Эл) аянычлы фаҗига була.

Яшел Үзәннән килгән 10 нчы модельле "Лада" машинасы күлгә төшеп бата. 23 яшьлек шофер үзе һәм 27 һәм 30 яшьлек ике пассажир хатын-кыз машинадан чыга алмыйлар. Ишекләре блокировкалана. Социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр итүенә караганда, 27 яшьлеге 7-8 айлык йөкле булган. Вакыйга иртәнге сәгать дүрттә була. Фаразларга караганда, шофер руль белән идарә итүне югалта һәм машина күлгә чума. Тикшерү бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки
  • "Ышанычлы терәк" бәйгесендә кем җинүче булыр? Яраткан ирләрегез, ир туганнарыгыз, әтиләрегезнең фотоларын безгә җибәрегез һәм иң лаеклыны бергәләп билгеләячәкбез!
    1696 кеше тавыш бирде