Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә Таҗикстаннан килгән хатын-кыз хөкем ителде

Әлмәттә җәмәгать суды Таҗикстан Республикасында туып-үскән хатын-кызга карата административ хокук бозу турында эшне караган.

Суд тарафыннан аның сентябрь аенда кичен Гафиятуллин урамында исерек килеш машина белән идарә итүе ачыкланган.

Эшне тикшерү өчен судка ул килмәгән, ләкин кбу хакта хәбәр алган булган.

Хатын-кызның хокук бозуда гаебе дәлилләр һәм алкотестер күрсәтмәләре белән расланган.

Җәмәгать судьясы карары белән ханым гаепле дип табылган һәм 30 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылган, өстәвенә ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Карар үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса