Тагын юл һәлакәте: Россия юлларында татарстанлылар зыян күргән
Чиләбе өлкәсенең "Иртыш" трассасында ике Scania йөк автомобиле һәм ВАЗ 2106 машинасы бәрелешә.
Нәтиҗәдә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры вакыйга булган урында ук җан бирә.
Новосибирск өлкә полициясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлак булган автомобиль йөртүче 3 гыйнвар кичендә алдан барган машинаны узарга каршы як полосага чыга һәм 27 яшьлек татарстанлы идарә иткән Scania автомобиле белән бәрелешә. Бәрелү шул тикле көчле була ки, нәтиҗәдә җиңел машинаны урап уза торган йөк машинасына алып ташлый. Анысы белән дә 35 яшьлек татарстанлы идарә иткән була.
Хәзерге вакытта һәлакәткә китергән сәбәпләрне ачыклау өчен тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа