Әлмәт таңнары

Сак булыгыз: юлда “күзсезләр” йөри

Соңгы арада булган фаҗигаләргә карап, юлдагы шоферларны күзсезләр диясе килә. Чөнки кеше таптатулар ешаеп китте.

ИЖ 2126-020 шоферы велосипедта барган кызны бәрдерә. Аны төрле имгәнүләр белән Түбән Кама сырхауханәсенә алып китәләр.

Казанда да шуңа охшаш юл һәлакәте була. ВАЗ-2112 шоферы кызыл светофорга чыгып барган хатынны бәрдерә. Шофер сүзләренчә, хатын-кыз үзен бик сәер тоткан. Хәзер әлеге вакыйга буенча тикшерү бара. Хатын-кыз исән кала.

Түбән Камада шулай ук 2004 елгы малайны бәрдерәләр. Аны төрле имгәнүләр белән сырхауханәгә озаталар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: