Әлмәт таңнары

Әлмәт районы авылларының берсендә юл ремонтлау планнары үзгәргән

Сүз Рус Акташы турында бара, анда элек төп юлда өлешчә генә ремонт ясау күздә тотыла иде.

Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр һәм район халкы белән турыдан-туры эфир вакытында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Толстой-Совет урамында юл полотносын ремонтлау мәсьәләсе район башлыгының бу ел башында җирле халык белән очрашуы вакытында кискен күтәрелгән. Беренчел эшләр башкарылды, әмма юл җитдирәк карауны таләп итә икән.

Реклама

– Юлчылар юлга чыгып, юлны тузаннан щеткалар белән чистартып һәм асфальт булырга тиешле күп кенә урыннарда аның юклыгын ачыклады. Мин үзем Рус Акташында булдым, шушы урам буйлап уздым. Бу участокта юл катламына тулы ремонт ясаячакбыз, – дип хәбәр итте Тимур Нагуманов турыдан-туры эфир вакытында.

Башлык сүзләренә караганда, хәзер эшләрнең бәясе ике тапкыр артачак. Финанслау чыганагы әлегә табылмаган, әмма Тимур Дмитриевич Рус Акташында ремонт тулысынча һәм тиешле сыйфат белән башкарылачак, дип вәгъдә итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: