Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә автомобиль каплану нәтиҗәсендә пассажир һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте 23 июльдә «Кодаш – Кама Исмәгыйль» автомобиль юлының 14 км 550 метрында 17 сәгатьтә булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Daewoo Nexia машина йөртүчесе, Камы-Исмәгыйль авылы ягыннан Кодаш авылына таба хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлек сайламаган, транспорт чараларының юл йөрү өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозган, кюветка төшкән, нәтиҗәдә, машина түбәсенә капланып төшкән. Авария нәтиҗәсендә 59 яшьлек пассажирның гомере үлем белән тәмамланган. Өстәвенә ул уркынычсызлык каешын эләктермәгән.

Билгеле булганча, арткы уң якта утырган  59 яшьлек пассажир хатын-кыз һәлак булган. Тагын бер пассажир һәм автомобиль йөртүче хастаханәгә китерелгән.

Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса