Минзәлә юлындагы һәлакәтнең сәбәпләре ачыкланды
Кичә, 17 декабрьдә, М-7 трассасының 1099 нчы чакрымында - Минзәлә районы биләмәсендә килеп чыккан коточкыч юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланды.
"Тойоты Королла" машинасының 40 яшьлек йөртүчесе - Тукай районы кешесе куркынычсыз тизлек режимын арттыру аркасында идарәне югалта һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "ВАЗ-2114" автомобиле белән бәрелешә. Анысының руль артында 32 яшьлек Минзәлә кешесе була. Һәлакәт аркасында ике йөртүче дә урында ук вафат була. "Ундүртле"нең 25 яшьлек пассажир хатын-кызы Чаллы хастаханәсенә озатыла.
Юлларда - бозлавык, сак булсак иде!..
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа