Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Машинага тагылып чанада узышу үлем белән тәмамланган

Ике яшь егет күңел ачуның куркыныч төрен сайлаган булган.

Берсе машинага, икенчесе тимер атка бәйләнгән балалар чанасына утырган һәм олы юлда җилдертеп йөреп килергә кузгалган. Борылышта чанадагы егетне каршы як полосага ташлый, ә анда югары тизлектә джип машинасы килгән була. Егет нәкъ машина астына эләгә һәм алган тән җәрәхәтләреннән аның гомере өзелә.

Әлеге уенда катнашкан машина йөртүченең спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыклана. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса