Әлмәт таңнары

Түбән Мактама-Актүбә юлы буенча хәрәкәт ябылган

Ноябрьгә кадәр Түбән Мактама-Актүбә юлы буенча хәрәкәт итү туктатыла. Автомобиль юлының 1,7 чакрымында күпергә капиталь ремонт ясалачак.

Татарстанның Азнакай районында 30 октябрьгә кадәр Түбән Мактама-Актүбә-Мәлбагыш автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Реклама

«Монда 1,7 км озынлыктагы күпер капиталь ремонтланачак, - диелә хәбәрдә. - Машина йөртүчеләргә юлның бу участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырырга кирәк". Автомобильчеләр Түбән Мактама — Актүбә, Түбән Мактама — Актүбә — Түбән Яки төбәк юллары буйлап йөри алалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: