Әлмәттән Кырымга велосипедта киткән Радель авариягә очраган [+ВИДЕО]
Саратовта була бу хәл.
Радельнең сүзләренә караганда, ул юлны светофорның яшел уты сүнәр алдыннан чыга башлый, әмма өлгерми. Нәтиҗәдә «Hyundai» машинасы белән бәрелешә. Егеткә медицина үзәге беренче ярдәм күрсәтә, хастаханәгә барудан ул баш тарта. Урында ДПС хезмәткәрләре эшли. Бу хакта "ЧП Саратов" хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа