Әлмәттә юл һәлакәтендә яшүсмер үлде
Юл-транспорт һәлакәте 29 августта 1 сәгать 30 минутта Дальний Ямаш - Новотроицк юлында була.
«Лада Калина» автомобиле руле артында утыручы ир аек булмаган хәлдә, транспорт белән идарә итүгә хокукы булмаган килеш, тиешле тизлек режимын сакламый, һава торышы шартларын исәпкә алмый һәм юл борылышында каршы як юнәлешендәге кюветка төшеп каплана.
Нәтиҗәдә 1981 елгы шофер һәм 1999 елгы пассажир медсанчастька эләгәләр. Яшүсмер пассажир алган тән җәрәхәтләреннән шифаханәдә үлә.
Юл-транспорт һәлакәтен теркәгәндә шоферның әлеге автомобильгә законсыз утырганлыгы да ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа