Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юл һәлакәтендә 23 кеше үлгән (+ инфографика)

5 июльдә авылга барган вакытта Казан-Оренбург юлында зур бөкегә тап булдык. Автотрассада бөке хасил булдымы - хәерлегә түгел инде. Димәк, алда авария...

Бу юлы бигрәк тә аянычлы, коточкыч һәлакәт шаһиты булырга туры килде. Әлмәттән Казан юнәлешендә "Лада Приора" автомобилендә хәрәкәт итүче 1989 елгы егет бик зур тизлек белән каршы як полосага чыга һәм "КамАЗ" кран күтәрткече астына барып керә. Автомобильнең тизлеге шулкадәр югары булган, күрәсең, ул тулысы белән йөк машинасы астында иде.

ЮХИДИ хезмәткәрләреннән алынган мәгълүмат шуны күрсәтте, гаеп - җиңел машина хуҗасында. Ул тизлекне арттырган һәм каршы якка чыккан. Фотоларда машина күрсәткечләре приборында тизлек датчигының угы 180 санында тукталган булган.

Бәхеткә, ул автомобильдә берүзе булган. Бәхетсезлеккә, аның хатыны тол, баласы ятим, әти-әнисе гомерлеккә кайгылы калды.

Ел башыннан район һәм шәһәр юлларында 120 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 23 кеше һәлак булган, 163 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Әлеге фаҗигаләрнең 20 се - балалар катнашында. 20 июльгә алынган мәгълүматка караганда, 21 бала зын күргән, берсе һәлак булган.

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса