Әлмәттә җәяүлене машина бәрде
19 гыйнварда төнге сәгать уннар тулып килгәндә Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Мәрҗани урамындагы 165 нче йорт каршында 19 яшьлек ВАЗ 21099 шоферы җәяүлене бәрдерә. 43 яшьлек ир тиеш булмаган урыннан юл аша чыгып килә торган була. Аны хастаханәнең травматология бүлегенә салалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа