Әлмәттә ун яшьлек җәяүлене машина бәргән
4 сентябрь көнне 17 сәгать 20 минутта Җәлил урамындагы 13 нче йорт каршында ВАЗ 211440 автомобиле хуҗасы 2005 елгы җәяүле баланы бәрдерә.
Машина Җәлил урамы буйлап Шевченкога таба бара, ә бала көйләнелми торган җәяүле кичүеннән юлны аркылы чыга торган була. Шофер җәяүлегә өстенлек бирмичә юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бала тән җәрәхәтләре һәм битендәге яралар белән Әлмәт шәһәре медсанчастена озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа