Әлмәттә төнге фаҗига
Бүген төнлә 2 сәгать 45 минутта Төзүчеләр проспектында юл һәлакәте була.
Ямаха мотоциклын йөртүче 22 яшьлек егет Мир урамыннан чыгып килгәндә куркынычсыз тизлекне сакламый һәм Ленин урамы белән Төзүчеләр проспекты юл чатында бордюрга килеп бәрелә. Мотоцикл транспорт боҗрасы эченә үк барып төшә. Егет алган имгәнүләрдән медсанчастьның реанимация бүлегендә җан бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа