Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә машина янган, шоферы исерек булган

Әлмәтлеләр уяулык күрсәтеп, билгесез исерек ирнең СУ-2 районындагы «Диалог-Авто» автосалоны яныннан машинага утырып китүен ЮХИДИгә хәбәр итәләр.

Бу хакта бөтен экипажларга хәбәр ителә, ә бер экипаж хәбәрнең дөреслеген тикшерү өчен урынга китә.

Шул арада шофер Совет урамындагы 94 нче йорт янында идарә итүне югалтып, бордюрга бәрелә һәм «Җәяүлеләр кичүе» билгесенә килеп бәрелә. Автомобильгә ут каба. ДПС экипажы аек булмаган хәлдәге шоферны тоткарлый. Аның шоферлык таныклыгы да булмый хәтта. Агымдагы елның маенда исерек хәлдә руль артына утырып юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен ул аннан мәхрүм ителгән булып чыга.

Икенче кат исерек килеш руль артына утырган ирне бу юлы җинаять җаваплылыгы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса