Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә кичә кеше таптаттылар

3 сентябрь көнне 18 сәгать 50 минутта юл-транспорт һәлакәте була. Базовая урамы, 81а йорты каршында Хендай Солярис руле артындагы 1973 елгы шофер Базовая урамыннан Нефтебаза урамына таба барганда югары тизлектә хәрәкәт итеп җәяүлене таптата. 1966 елгы җәяүле әлеге транспорт чарасы хәрәкәт итү юнәлешендә юлда ята торган була.


Шофер вакыйга булган урыннан кача. Оператив-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә шул ук көнне 20 сәгать 25 минутта "HYUNDAI SOLARIS"ны вакыйга булган урыннан 250 метр арадан табалар. Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән үлә.
Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса