Әлмәттә кичә авария булды
Якшәмбе көнне кичке 19 сәгатьләр тирәсендә шәһәрдә авария булды.
Ленин- Радищев урамнары чатында ике машина бәрелеште. Ике шофер да сары утка җитешәм дип уйлаган. "KIA" Радищев урамына таба борыла, ә 15 нче модельдәге Лада турыга таба бара торган була. ЮХИДИ инспекторларына хәлгә ачыклык кертергә туры килә. Зыян күрүчеләр дә бар. Авария урынына ашыгыч ярдәм машинасын чакырталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа