Әлмәт таңнары

Әлмәттә «Калайчы көне» башланды

Һава торышы бозылу сәбәпле, ЮХИДИ хезмәткәрләренең кат-кат кисәтүенә карамастан, Әлмәттә машина тәгәрмәчләрен шиплыга алыштырырга ашыгучылар булмады бугай.

Шуның нәтиҗәсе буларак, 8 октябрьдә иртән кар явып тору сәбәпле юлда машиналарның бәрелешү очраклары күзгә күренеп артты. Моңа мисал: Ленин урамының Төзүчеләр проспекты белән кисешкән боҗрадан алып «Нефтьче» Мәдәният сараена кадәрге өлешендә генә дә иртүк ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән иде. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Машина хуҗаларына килгән матди зыянны исәпкә алмаганда.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: