Әлмәттә чираттагы юл һәлакәте
Урсалыны чыгып, тауга күтәрелгәннән соң бакчалар башланган җирдә Мөслимгә таба баручы «Шевроле Ланос» автомобиле каршы якка чыгып юл читенә ауган. Рульдә 1980 елгы хатын-кыз булган.
Күрүчеләр аның номеры р385он булуын, бер кешенең зыян күрүен әйтә. 1977 елгы пассажирны тән җәрәхәтләре белән медсанчастька алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа