Әлмәттә балалар катнашында авария булган
Бу хәл 23 сентябрь кичендә Әлмәтнең Чехов урамы, 28 йорт каршында була. Бу юлы да барысына да өлкәннәр гаепле.
Хонда CR-V автомобиле йөртүче 35 яшьлек ханым Белоглазова урамыннан Цеткина урамына таба хәрәкәт иткән вакытта юл чатында торучы ГАЗ-322132 автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ханымның кулы, аның 2009 елгы баласының майгае бәрелеп хастаханәгә озатыла. Ярый әле сабый балалар өчен кулланыла торган креслода булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа