Әлмәттә һава торышы бозылды – юл һәлакәтләре күбәйде
Бүген ниһаять кар ява. Әмма юллар начар -бозлавык һәм урыны белән томан.
Шуның аркасында аварияләр күбәйде.
Әлмәттә "Елховское УТТ" каршысында берничә машина катышында юл һәлакәте теркәлде. Хәзер тикшерү бара.
Буран булу сәбәпле, ЮХИДИ хезмәткәрләре ерак юлларга чыкмаска, юл кагыйдәләрен бозмаска киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа