Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт янында өч машина бәрелешкән

Әлмәт-Лениногорск юлында өч машина катнашында авария булды.

Узган җомга көнне иртәнге сигездә Әлмәттән Лениногорскига таба баручы "Лада Гранта" автомобиле шоферы (1981 елгы) куркынычсыз тизлекне сакламыйча бер уңайга баручы "Фольксваген Поло"га (шоферы 1992 елгы) ышкыла, аннары каршы як полосага чыгып "УАЗ 220602"га (шоферы 1956 елгы) бәрелә. ДТП нәтиҗәсендә "Лада Гранта" шоферы тән җәрәхәтләре белән «Татнефть» ААҖ медсанчастена озатыла. УАЗда арткы пассажир утыргычында 1971 елгы ир-ат утырган була. Аны да медсанчастька илтәләр. Башындагы җәрәхәтне табиб караганнан соң өенә кайтарып җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса