Әлмәт районында җәяүле һәлак булган
Юл һәлакәте кичә кич булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяү барган ир-атны машина йөртүче күрмәгән булырга тиеш дип фаразлый.
Фаҗига Әлмәт-Иске Шөгер юлында булган. Chevrolet Orlando автомобилендә шәһәргә таба хәрәкәт итүче машина йөртүчесе 30-35 яшьләр чамасындагы ир-атны бәрдерә. Җәяүле шунда ук җан бирә. Хәзерге вакытта һәлак булучының кемлеге ачыклана.
Инспекторлар фикеренчә, гаеп җәяүледә булырга тиеш. Аның киемендә ут кайтаргыч элементлар булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа