Әлмәт таңнары

Әлмәт районында үлемгә китергән юл һәлакәте

28 октябрьдә кичке биш тула унбиш минутта Казан-Оренбург юлының Әлмәт районына караган өлешендә юл-транспорт һәлакәте була.

Оренбург ягыннан Казанга таба баручы ВАЗ 21033 автомобиле шоферы юл хәрәкәте куркынычсызлыгына тәңгәл тизлекне сакламыйча, һава шартларын исәпкә алмыйча, каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче КАМАЗ 58147С белән бәрелешә.

Реклама

Нәтиҗәдә ВАЗ шоферы вакыйга булган урында җан тәслим кыла. Ике пассажиры (берсе бала) авыр тән җәрәхәтләре белән Әлмәт шәһәре медсанчастена озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: