Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында иртәнге һәлакәт: яңа мәгълүматлар

Бүген иртәнге 9 сәгать 45 минутта «Әлмәт-Лениногорск» һәм «Әлмәт-Чупай» автоюллары чатында коточкыч авария булган иде.

Анда ике бала - 15 яшьлек кыз һәм 10 яшьлек малай һәлак булды.

52 яшьлек Scania фурасы шоферы юл чатында «Лада Калина»га өстенлек бирмичә, аңа килеп бәрелә. «Лада»да руль артында 47 яшьлек кеше була. «Лада» үз чиратында «Лифан»га барып бәрелә. Ул төп юлдан килүче автомобильләргә юл бирү өчен икенче дәрәҗәдәге юлда туктап торган була.

Һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада Калина»дагы ике бала вакыйга булган урында һәлак була. Ә шофер белән пассажир хастаханәгә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса