Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында өч машина бәрелеште

1 июнь көнне көндезге икенче яртыларда Казан-Оренбург юлының Әлмәт районына караган участогында юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Казан ягыннан кайтучы Камаз 637433 (шоферы 1978 елгы) юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, тиешле тизлекне сакламыйча, юл билгесенә буйсынмыйча, Мерседес Бенц Унимог автомобилен узмакчы булып каршы як полосага чыга һәм Камаз 65115 белән (шоферы 1984 елгы) бәрелешә. Аннары Камаз 65115 Мерседес Бенц Унимогка (шоферы 1993 елгы) килеп бәрелә.

Нәтиҗәдә Мерседес Бенц Унимогның алгы утыргычта утырып баручы 1988 елгы пассажирын тән җәрәхәтләре белән Әлмәт шәһәре медсанчастена озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса