Әлмәт-Чаллы юлындагы һәлакәттә 7 яшьлек кызчык зыян күргән
Әлмәт-Чаллы юлында ике машина бәрелешә.
Бу хәл узган атнада Зәй янында була. Полиция версиясе буенча, 30 яшьлек Renault шоферы руль белән идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга һәм Nissan белән бәрелешә.
Япон машинасының 37 яшьлек хатын-кыз пассажирын һәм аның 7 яшьлек кызын хастаханәгә алып китәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа