Әлмәт-Азнакай юлында җәяүлене таптатканнар
Юллар бозлавык шул, сак булырга кирәк!..
Фаҗига шушы көннәрдә булган. Әлмәттән Азнакайга таба хәрәкәт иткән Дэу автомобиле йөртүчесе караңгыдан баручы җәяүлене күрми. Анысы кагыйдәне бозуып яктылык кайтарткыч элементлардан башка атлый торган була һәм авария килеп чыгуга да шул сәбәп булган ди белгечләр. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган җәяүлене Әлмәт шәһәре һәм "Татнефть" ААҖ медсанчастенә реанимация бүлегенә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа