Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт автоинспекторлары машина йөртүчегә автомобильне кардан эвакуацияләүдә ярдәм күрсәтте

Хәрәкәт вакытында автомобиль көтмәгәндә кар көртенә терәлгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча юл-патруль хезмәте инспекторлары Шамил Гарипов һәм Данил Алимов хезмәт иткәндә юл читендә авария сигнализациясе янып торган «Лада Приора» машинасын күреп алалар. Автоинспекторлар хәлне ачыклау өчен туктыйлар.

 

Шофер сүзләре буенча, хәрәкәт вакытында автомобиль көтмәгәндә кар көртенә терәлгән. Мөстәкыйль рәвештә ул чыга алмаган, ә машина яныннан узучылар арасында ярдәм итәргә теләүчеләр табылмаган.

 

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчене авыр хәлдә калдырмаган, узып баручы йөк машинасын туктатып, трос ярдәмендә автомобильне юлга кайтарганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса