Куркыныч юл һәлакәте: өч кеше үлгән
«ВАЗ-2115» машинасы шоферы тизлек белән идарә итүне югалта һәм каршы як полосага чыга.
Каршысына килгән «ВАЗ-2110» машинасы белән бәрелештә өч кеше җан бирә. "Унбишле"дәге хатын-кыз пассажир, ә "унлы"дагы ике пассажир ир шунда ук үлә. Шоферларны төрле имгәнүләр белән сырхауханәгә алып китәләр. Бу вакыйга Бөгелмә-Уральск трассасында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа