Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Куркыныч саннар: Әлмәт юлларында 25 кеше үлгән

Бөтен кешене тетрәндергән фаҗигадә үлгән сабыйларның бер гаебе дә булмый.

Узган ел белән чагыштырганда быел Әлмәт районында балаларның юл һәлакәтләрендә үлем очраклары 4 тапкыр арткан. 2014 елда аянычлы фаҗигаләр гел булмаган булса, быелның 8 аенда үлүче балалар саны инде 4 кә җиткән.

20 август көнне Миңлебай авылы юл чатында зур фаҗига булды. Анда 10 һәм 15 яшьлек бертуган апалы-энеле һәлак булдылар.

Әле көзгә кереп кенә барабыз, инде район юлларында 25 кеше үлде. Шушы куркыныч саннарны истә тотып, 1 еннән алып 10 сентябрьгә кадәр барлык районнарда да "Бала - иң мөһим пассажир" дигән акция уза. Ата-аналарга мәктәптәге җыелышларда балаларның юлдагы иминлеге темаларына лекцияләр сөйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса