Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Күрше районында юл һәлакәтендә 5 кеше һәлак булган [+ФОТОЛАР]

Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәт "Лада Гранта" йөртүчесенең каршы як полосага чыгуы аркасында булган.

Үлүчеләр булган юл һәлакәте Тәтеш юлында килеп чыга, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә 16.28 сәгатьтә кризислы хәлләр белән идарә хезмәтенә Апас - Тәтеш юлының 28 нче чакрымында "Лада Гранта" һәм "Шевроле Кобальт" автомобильләре бәрелешүе турында хәбәр итәләр.

Юл һәлакәте аркасында барлыгы 7 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, шуларның 5се үлә.

"Шевроле Кобальт" машынасында биш кеше шул исәптән бала да була, өч олы кеше һәлак була, икесенең сәламәтлегенә зыян килә.

"Лада Гранта" да ике кеше - шофер һәм пассажир була, икесе дә үлә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәт "Лада Гранта" йөртүчесенең каршы як полосага чыгуы аркасында булган.

Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар зыян күрүчеләрне җимерелгән машиналарда чыгара, беренче ярдәм күрсәтә һәм табилар кулына тапшыра. Аларны Буа район үзәк хастаханәсеә озаталар. Аннан соң коткаручлар махсус гидравлик җайланма ярдәмендә машиналардан үлүчеләрең гәүдәләрен чыгара.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса