Әлмәт таңнары

Казан юлында авария. Ике корбан

Коточкыч авариянең нәтиҗәсе аянычлы: ике яшь ир вафат.

Авария кичә, 21 майда Казан-Оренбург трассасының Лаеш районындагы участогында була. «Лада-2112», «Рено Логан» һәм «Лада Гранта» бәрелешә. Нәтиҗәдә 1985 һәм 1994 елгы ир-атлар һәлак була. Фаразларга караганда, «Лада-2112» шоферы югары тизлектә каршы як полосага чыккан һәм «Гранта»га ышкылып, каршыга килүче «Рено Логан» белән бәрелешкән. Изелгән «Рено» юлда калган, ә калган ике машина юл читенә очканнар. «Лада 2112»нең шоферы белән иномарка пассажиры урында ук үлгән. «Рено Логан»ның тагын бер пассажиры белән шоферын хастаханәгә алып киткәннәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки