Исерек шоферлар аркасында 37 кеше һәлак булган
Әлмәттә ел башыннан 4 яшүсмер үлде.
Республикада бу сан күпкә зур - барлыгы 14 баланың юллардагы һәлакәтләр аркасында яшьли гомерләре өзелде.
Ә исерек шоферлар аркасында республикада барлыгы 40 ка якын кеше үлгән. 228 авария исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен килеп чыккан.
ЮХИДИ хезмәткәрләре 12 000 исерек шоферны тоткарлаган. Узган атнада гына барлыгы 18 юл һәлакәте теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа