Әлмәт таңнары

Исерек шофер аркасында бер ир һәм 3 бала зыян күргән

34 яшьлек ирнең гомерен табиблар коткарып кала алмый.

Түбән Кама районы Каенлы Грива авылы янында көчле юл һәлакәте була. 29 яшьлек исерек ир тизлекне арттыра һәм баганага килеп бәрелә. Бу вакытта пассажир ишектән килеп төшә һәм аңа багана ава. Ул үлә.

Шулай ук машинада 3 бала була. 7 яшьлек малайга табиблар баш мие селкенү диагнозын куя. Тагын 11 яшьлек кызлар җиңелчә тән җәрәхәтләре ала.

29 яшьлек исерек шоферның хәтта юлда йөрү таныклыгы да булмавы ачыклана.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: