Иртәнге һәлакәт: үлүче бар
Бүген иртән 7 сәгать 10 минутта Чаллы янында аянычлы юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
«Рено» автомобиле руле артындагы 33 яшьлек Чаллы кешесе каршы як полосага чыга һәм «Киа» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә «Рено» шоферы урында һәлак була. «Киа» хуҗасын - 77 яшьлек бабайны баш мие селкенү диагнозы белән хастаханәгә алып китәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа