Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Иртәнге һәлакәт. Исерек шофер гаепле

Бүген иртәнге 6 да Яр Чаллыда 35 яшьлек BMW шоферы бер уңайга баручы Лада 2114 машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә Ладаның арткы утыргычындагы пассажир - 58 яшьлек ир кеше вакыйга булган урында ук һәлак була. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

Фаразларга караганда, BMW дистанцияне сакламаган һәм алда баручы «ундүртле» машинага килеп бәрелгән. Тегесе әйләнеп капланган. 64 яшьлек шофер күкрәк читлеген, янәшәдә утыручы 45 яшьлек ханым башын имгәткән. Ә BMW шоферы вакыйга урыныннан качкан. Тик аны тиздән тоткарлыйлар да. Ул аек хәлдә булмый.

Тикшерү бара. Һәлакәткә китергән сәбәпләр ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса