Иртәнге коточкыч һәлакәттә биш яшьлек бала зыян күрә
ВАЗ-2109 машинасы Алабуга районының Солнечный бистәсенә таба борылганда аңа арттан килүче машина ки
леп бәрелә. «Девятка» кюветка төшеп китә, ә Nissan Pathfinder каршысына килүче Daewoo Gentraга килеп бәрелә.Нәтиҗәдә бер автомобильнең пассажир хатын-кызы һәлак була. Ул каешын эләктермәгән була. 5 кеше, шул исәптән биш яшьлек бер бала төрле имгәнүләр белән шифаханәгә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа