Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юл һәлакәтендә 7 яшьлек бала зыян күргән

Бу хакта Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Юл һәлакәте 23 май көнне көндезге 12 ләрдә Ленин урамындагы 115 нче йортның ишегалдында була.
Беренчел фаразлар буенча 67 яшьлек Лада Гранта йөртүчесе ишегалдыннан Төзүчеләр проспекты юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәми һәм юл аркылы ялгызы гына йөгереп чыгучы 7 яшьлек җәяүлене бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән җәяүле медсанчастька озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса