Әлмәт таңнары

Әлмәттә ЮХИДИ машиналарны тикшерә

Россия МВДның Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле административ хокук бозуларны кисәтү буенча көн саен чаралар үткәрә.

Нормативларны бозып тонировкаланган пыялалар машина йөртүченең реакциясе вакытын аеруча тәүлекнең караңгы вакытында арттырырга мөмкин, бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

«Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник регламентына 8 нче кушымтаның 4.3 пункты нигезендә транспорт чарасының җил һәм алгы ян тәрәзәләрен ут үткәрү 70% тан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела.

Реклама

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.5 ст. 3.1 өлеше нигезендә автостеколларны ут үткәрүгә карата таләпләрне бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза каралган. 2020 елда шундый 2000гә якын машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Моннан тыш, хокук бозуларны ачыклаган Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре машина йөртүчене караңгы пыялалы транспорт чарасын алга таба эксплуатацияләүгә юл куймау турында кисәтә һәм аларны нормативларга туры китерүне таләп итә. Кабат хокук бозу очрагында машина йөртүче административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 19.3 статьясы буенча – полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен җәлеп ителә. Хокук бозучыга биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр административ штраф яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест салыначак.

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: