Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертеләчәк

Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы юл хәрәкәтенә төзәтмәләр проектын әзерләде.

Аның буенча автобусларның хәрәкәт тизлеген чикләргә тәкъдим ителә – шәһәр читендә аларга сәгатенә 90 км/сәг тизлек белән пассажирларны бары тик утыртып йөртергә генә рөхсәт ителәчәк. Автобуслар иминлек каешлары белән җиһазландырылган булырга тиеш. Калган автобуслар сәгатенә 70 километр тизлек белән йөри алачак.

Шулай ук «Автобуслар хәрәкәте тыела» дигән юл билгесе кертелә. Балаларны йөртә торган автобусларда кызгылт-сары билгеләр булырга тиеш.

Моннан тыш, электросамокатлар, сегвейлар, скейтбордлар, роликлар һәм башка шундый хәрәкәт чараларына җәяүлеләр янында сәгатенә 20 км-дан артык тизлек белән хәрәкәт итү тыелачак. Шулай ук алар белән исерек хәлдә идарә итәргә ярамый, ә 7 яшькә кадәрге балаларга бары тик өлкәннәр күзәтүе астында гына хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә.
 

Машиналарны тонировкалау өчен яңа таләпләр куелачак: алгы пыялалар 70% тан да ким булмаган күләмдә яктылык үткәрергә тиеш, калган тәрәзәләрдә бу кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса