Юл һәлакәте Азнакай районында булган.
28 сентябрьдә 18.13 сәгатьтә, «Хендай» автомобиле йөртүчесе юл аша чыгып баручы атны бәрдерә.
Ир-ат куркынычсыз тизлек сайламаган, юлның сул як полосасына чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алынган травмалар белән ул Әлмәттәге медсанчастька китерелгән, ат исә авария урынында үлгән.