Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәтлеләр QR-код аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында хәбәр итә ала

Әлмәттә яшәүчеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында онлайн хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде.

Элегрәк урамда исерек шофер турында телефон аша гына хәбәр итеп булса, хәзер моны онлайн рәвештә, үз смартфоныңнан эшләргә була. Моның өчен Telegram мессенджерында төркем булдырылган, ул «Спаси жизнь! Сообщи о пьяном водителе!» дип атала.
ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының гомуми бүлеге баш белгече Ләйсән Демьянова хәбәр иткәнчә, исерек шоферлар тәртипле гражданнар өчен куркыныч тудыра, шуңа күрә мондый очракларны вакытында кисәтү мөһим. 
 
Төркемгә кергән мәгълүмат оператив рәвештә дежур частена, ә аннары – патруль экипажына тапшырылачак, патруль экипажы шунда ук бу хәл урынына чыгачак. 
Кеше вакыйга турында аноним хәбәр итәргә тели икән, ул төркем хуҗасына яза ала. Бу очракта төркемдә катнашучыларның берсе дә әлеге хәбәрне күрмәячәк. Тиздән каналда кире элемтәнең аноним формасы барлыкка киләчәк: я телеграм-бот, я Google-форма. 
Төркем әле күптән түгел генә үз эшен башлап җибәрде, әмма анда битараф булмаган 205 әлмәтле кергән инде һәм катнашучылар саны көннән-көн арта бара. 
Шулай ук нефть шәһәрендә яшәүчеләр 8 (8553) 43-96-25 телефоны буенча шалтырата һәм хәбәр калдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса