Әлмәт таңнары

Әлмәттә 6 яшьлек баланы бәрдергәннәр

Юл-транспорт һәлакәте 26 июнь көнне кичке дүртләрдә Луговай урамындагы 4 нче йорт ишегалдында була.

Беренчел фаразлар буенча, ХУНДАЙ ЭЛАНТРА автомобиле йөртүчесе  ишегалды территориясе буенча хәрәкәт иткәндә  өстенлек бирми һәм 6 яшьлек баланы бәрдерә.

Реклама

Билгеле булганча, бала юл аркылы самокатта   парковкада торган икенче бер машина артыннан чыккан була.

 Тән җәрәхәтләре алган җәяүлене  медсанчастьның кабул итү бүлегенә китерәләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: