Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Дамир Салаватуллин: «Минусларын күрмим, плюслары күп»

Моннан берничә ел элек велосипедта йөрүчеләрне әллә нигә бер генә очрата идек. Алар хәзер артканнан-арта.

Махсус юллар бар, шәһәрдә бөтен шартлар тудырылган – нишләп әле йөрмәскә?

Ике тәгәрмәчле транспорт яратучыларның барысы да шулай дияр иде. Аларга каршы төшүчеләр дә бар. Һәркем велосипедка күчеп утыра алмый. Андыйлар җәмәгать транспортыннан башка хәрәкәт итүне күз алдына китерми. Дөрес һәрберсе үз урынында кирәк. Әмма Әлмәт кадәр Әлмәттә бу юнәлештә катлаулы вәзгыять чыгып, тукталышларда озак вакытлар транспорт көтеп басып торганда, велосипедка күчеп утырырга да риза булырсың. Ә бит арабызда җәмәгать транспортында еллар буена йөрмәгән кешеләр дә бар. Дамир Салаватуллин, мисал өчен.

- Дамир, велосипедта кайчан йөри башладыгыз?

- 3 ел элек сатып алырга булдым. Машинам юк иде, җәяү йөрисем килмәде. Ул чорда шәһәрдә велоюллар ясый башладылар. Бу транспорт үземә дә ошап китте. Өч велосипед алыштырырга өлгердем. Бер велосипедым авылда тора.

- Троллейбусларда йөрергә туры киләме соң?

- Дөресен әйткәндә, троллейбустагы бәяләрне дә белмим. Күптәннән йөргәнем юк. Еракка барасы булганда машина белән чыгып китәм. Шәһәр эчендә һәрвакыт велосипедка гына утырам. Җәяү дә йөргәнем юк. Велосипед белән тиз арада әллә кайларга барып җитәм.

- Шәһәрдәге велоюлларны ничек бәялисез?

- Уңайлы, бик ошый. Юллар тигез, матур. Шунысын әйтәсем килә, велоюллардан җәяүлеләр, балалар күп йөри. Шуңа күрә сак йөрергә туры килә. Аларны да, үзебезне дә сакларга кирәк. Бөтен җирдә дә мондый велоюллар юк, шәһәр җитәкчелегенә, мэрга рәхмәт, шәһәр үсеш ала.

- Гаиләгездә тагын кемнәр велосипедны үз итә?

- Энем, кызым йөри. Велосипедта хәрәкәт итүче дусларым бик күп. Безнең үзебезнең велотөркемебез дә бар. Бергәләшеп төрле юнәлешләрдә чыгып китәбез. Күптән түгел Болгар, Яңа Кәшер, Карабаш, Баулыларны урап кайттык. Төркемебездә 30 лап кеше, араларында профессиональ спортчылар да бар. Яшьләр дә, бабайлар да, кызлар, егетләр дә йөри. Җәен генә түгел, кышын да йөрибез. Ике ел рәттән Яңа ел алдыннан «Кыш бабай велосипедта» дигән акция уздырдык. Шәһәр буйлап Кыш бабай киемендә балаларга бүләкләр өләштек.

- Велосипед сатып алу кыйммәткә чыгамы?

- Юк, әлбәттә, иң очсызы 5 мең сумнан башлана. Үзеңә ошаганны бәясенә карап та, тышкы кыяфәте буенча да сайлап алырга була. Мин үземнең велосипедны 15 меңгә алдым. Һич зарланмыйм.

- Мөгаен, махсус киемнәрегез дә бардыр.

- Ансыз булмый, мин бит спорт белән дә шөгыльләнәм. Шосседа йөри торган велосипедым та бар. Минем экипировкага шлем, күзлек, футболка белән шорт керә.

- Велосипедыгызны кайда саклыйсыз?

- Кышкылыкка балконга кертәм. Җәен подъездда йозакка куям. Әлегә урлау, кул сузу кебек очраклар булмады.

- Бу транспортның минуслары бармы?

- Монда физик көч кирәк, һәрвакыт аяк эшли. Әлбәттә, йөргәндә бик игътибарлы булырга кирәк. Башка минусларын күрмим, плюслары күп.

- Велосипедны карап тоту буенча лайфхакларыгыз да бардыр әле.

- Чылбырын чистарту буенча үз алымым бар. Кибеттән яңасын алганда, гадәттә, алар майлы була, мин аны юып, киптереп, парафин белән чистартып куям. Бик озакка җитә, пычранмый да.

- Велосипедта йөрүчеләргә киңәшләрегез.

- Аны спортның бер төре дияргә кирәк. Шуңа да сакланып, үз-үзеңә ышаныч белән һәм рәхәтләнеп хәрәкәт итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса