Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында бер кеше һәлак булган

Юл һәлакәте 29 май көнне төнге унберенче яртылар тирәсендә Әлмәт – Лениногорск юлының 163 нче чакрымында була.

 

Беренчел фаразлар буенча, Тойота Ланд Крузер автомобиле белән идарә иткән 1954 елгы шофер Лениногорск ягыннан Әлмәт юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сакламыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм 1972 елгы шофер идарәсендә булган КАМАЗ белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Тойота Ланд Крузер автомобиле йөртүчесе урында ук җан бирә, ә аның пассажиры медсанчастьнең реанимация бүлегенә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса