Бүгенге яңгырның нәтиҗәсе - өч машина бәрелгән
ВАЗ-2114 шоферы һава торышының начар булуын исәпкә алмыйча, "Газель" машинасына бәрелә.
Фургон бәрелештән соң юл чатына килеп төшә. Ә "ундүртле" үз чиратында чит ил машинасына бәрелә. Анда ике сабый була. Бәхеткә, аларга зыян килми. Бу вакыйга Алабуга тирәсендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа