Берәү эш машинасында аянычлы авария ясаган
12 июнь төнендә Актаныш-Мөслим юлында аянычлы юл һәлакәте теркәлә.
27 яшьлек ир аек булмаган хәлдә төнге сәгать икедә Актаныш башкарма комитетының Hyundai Sonata маркалы эш машинасын алып чыгып китә. Һәм тизлекне нык арттырып, руль белән идарә итүне югалта. Нәтиҗәдә машина кюветка төшеп каплана. Шофер үзе вакыйга булган урыннан кача. 27 яшьлек пассажирга ярдәм дә күрсәтми. Егетне хастаханәгә алып китәләр, тик берничә сәгатьтән ул үлә. Соңрак шоферны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Инцидентны тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа