Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә дүрт автомобиль бәрелешкән

ЮТҺ 11 июльдә 13 сәгать 15 минутта, Герцен урамындагы 37нче йорт каршында булды.

Тойота Рав-4 автомобиле йөртүчесе Герцен урамы буенча Шоссейная урамы ягыннан Таһиров урамына таба хәрәкәт иткән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул куркынычсыз тизлек сайламаган, алда хәрәкәт итүче машинадан куркынычсыз дистанциядә булмаган һәм Рено Дастер автомобиле белән бәрелешкән. Соңгысы алда барып, сулга борылу өчен тизлеген киметкән, шуннан соң Рено Дастер автомобиле бәрелеш аркасында каршы юнәлешле якка чыга, анда Санг Енг Кайрон маркалы автомобиль белән бәрелешә. 

Нәтиҗәдә, Санг Енг Кайрон маркалы автомобиль каршы як полосага чыга, анда 1957 елда туган шофер идарә иткән Хэндай Крета автомобиле белән бәрелешә. ЮТҺ нәтиҗәсендә Хэндай Крета һәм Тойота Рав-4 автомобиль йөртүчеләре медсанчастькә китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса